«Алтын каләм» — балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестивале 23 июльдән 27 июльгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында була.
Быел яшь журналистлар бәйгесе егерме алтынчы тапкыр үткәрелә. Аның нинди шартларда уздырылуы турында «Алтын каләм» фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Фестиваль 8 юнәлеш буенча эш алып барыргы җыена: басма матбугат (татар һәм рус телләрендә), телевидение, видеоблогинг, радио, подкаст, дизайн һәм версткалау, SMM. Традиция буенча фестивальнең төп җиңүчеләре — Гран-при ияләре — Татарстан Республикасы бюджетыннан Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән бүлеп бирелгән грант акчасына «Журналистика» юнәлеше буенча КФУда уку мөмкинлеге ала.