Яшь язучыларның «Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия җиңүчеләре иртәгә 26 нчы гыйнварда игълан ителә.
«Проза» номинациясенә 18, «Әдәби тәрҗемә» номинациясенә 33 автордан эшләр кабул ителгән. Гыйнвар аенда Татар китабы йортының интернет-платформаларында «Остазлар мәктәбе» эшләде — премиягә дәгъва кылган яшьләргә проза һәм тәрҗемә буенча ачык дәресләр, мастер-класслар уздырылды. Шулай ук җиңүчеләрнең әсәрләре бенча видеотрейлерлар төшерелде.