“Чулпан” мәдәният үзәге Казан шәһәр филармониясенең төп концерт мәйданчыгы. Ел башыннан бирле биредә берсеннән-берсе кызыклы чаралар уза. Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова концертын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күреп кайтты.
Сиринә Зәйнетдиновага әлеге сәхнә бик кадерле. Нәкъ менә Чулпан үзәге ачылганда аның таланты дәүләт дәрәҗәсендә Татарстанның атказанган исем белән бәяләнде. Әмма җырчыга исемне халык бирә, ә тамашачы аны беренче җырыннан ук моңлы сандугач дип атады.
Иң яраткан җырларының берсе – «Яшәү яме». Аны тамашачыга таныткан җыры да – шушы. Җырның сүзләрен дә көен дә Гөлнур Айзат иҗат иткән.
Концертта аның исеменнән Сиринәне кызы Назлыгөл котлады
Сиринә Зәйнетдинова иҗатында Гөлнур Айзат аерым урын алып торуы юктан гына түгел. Аларның иҗади дуслыгы «Ашыктырма вакыт», «Рәхмәт тормы», «Моңлану» җырлары белән сыналган. Концерт программасының исеме дә — Яшәү яме дип атала.
4 тапкыр Болгар радиосының Милли музыкаль премиясе, “Татар моңы”, Рәшит Ваһапов конкурсы лауреаты Сиринә Зәйнетдинова моңлы җырларга өстенлек бирә. Халыкчан тембрлы тавышын тамашачы бик тиз таный.
Төп чыгышы белән Сиринә Нурлат районы Үрнәк авылыннан. Андый исемле авылдан булу үзе бер җаваплылык өсти.
Туган як , әти –әнигә багышланган җырлар аеруча тойгылы. Яшәү яме конөертының беренче бүлеге тамашачыны туган авылына, туган нигезгә алып кайтты. Әтисе Фәнис истәлегенә башкарылган җыр да үзәкләрне өзәрлек, залда утырган әнисе Фатыйма апаны гына түгел, тамашачыларны да елатты.
Якыннарының ярдәмен тою зур көч биргәндер Сиринәгә.
Чәчәк бәйләмнәре икәү булуы да очраклы түгел берсен хатынына , берсен кызына бүләк итте. Әнисе белән сәхнәдә Эльвина да җырлады.
Сиринә Зәйнетдинованың Яшәү яме концертын Рөстәм Закиров, Илгиз Зәкиев, Рафаэль Якупов һәм “Казан” бию ансамбле артистлары да ямьләде. Очрашулар көтеп яшәгән тамашачы өчен ике сәгаттҗән артык барган конөерт бер мизгелдәй үтте дә китте. Нәкъ җырындагыча күрешүләр, әлегә җырлар булып кала.
Мөршидә Җиһан Айрат Каюмов Татарстан яңалыклары.