Татарстан паралимпиячеләре, Кытайдагы кышкы уеннардан читләштерелгәннән соң, хәзер альтернатив ярышларга әзерләнә. Бу атнада Ханты-Мансийскида Россия һәм Белоруссия спортчылары өчен паралимпиада уза. Аңа ничек әзерләнделәр? Хәбәрчебез Рушан Миңнегуловның күнегүләрен карап кайтты.
18 градус салкын да күнегүләр өчен киртә була алмый. Калкулыклардан күтәрелгәндә, көч кирәк, ә менә таудан төшкәндә бераз иркен сулыш алып та була. Рушан Миңнегулов ике сәгатьлек күнегүләрне калдырмый. Шул арада тренерларны да сәламләргә өлгерә.
Чаңгы буенча ике тапкыр Паралимпия чемпионы– төп стартка Байлар Сабасындагы биш чакрымлы трассада әзерләнгән. Бу урын аңа бик якын. Хәтта Кытайдан кайтуга ук инде, ул беренче эш итеп чаңгысын алып, стадионга юнәлә.
Рушан 13 яшендә имгәнә. Хәзер чаңгыда сул кулы ярдәмендә шуа. Дөнья Кубогы этапларында җиңүләр яулады, Сочида ике алтын һәм көмеш медаль алды.
Татарстан паралимпиячесенең тренеры — абыйсы. Аның вакыты булмаганда, Рушан дистанциягә берүзе чыга. Трассада күпләрне узып китә.
Дөнья спорты түрәләренең битарафлыгы сәбәпле, җилдәй җитез Рушан Миңнегулов Кытайда паралимпия уеннарында катнашудан читләштерелде. Ул Италиядә узачак киләсе уеннарда катнашудан өметен өзми, алай гына да түгел, кабат җиңеп чыгу турында хыяллана. Ә әлегә осталыгын Ханты-Мансыйдагы ярышларда күрсәтә.
Гадел хөкем иткәндә, якташыбызның бу яґрышлардан да җиңеп кайтачагына шик юк.
Айнур Вәлиәхмәтов, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.