Татарстанда яшь талантларны барлый торган бәйгеләр аз түгел. Шундыйларның берсе “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале.
Быел фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителгән иде. 5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында, фестивалнең бүләкләү, бәйрәм тантанасы уза. Искәртеп узабыз, фестиваль инде 2016 елдан бирле үткәрелеп килә. Әлеге бәйге турында тулырак, актуаль әңгәмә сәхифәсендә аның жюри әгъзасы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов таныштырыр. Әңгәмәне журналист Миңназыйм Сәфәров алып бара.