Казаннан яшь талантлар яңа сезонда «Россия» телеканалындагы «Синяя птица» конкурсында катнаша ала. Кастинг игълан ителде.
Заявкалар җырчы, биюче, музыка коралларында уйнаучы, актерлык яки цирк сәнгате белән шөгыльләнүчеләрдән көтелә. Анкетаны «Смотрим» точка ру слэш птица сайтына җибәрергә мөмкин. Адресы экранда күрсәтелгән. Сайлап алуда 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Гаризаларны кабул итү 15 сентябрьдә төгәлләнә.