Казаннан яшь талантлар, яңа сезонда «Россия» телеканалындагы «Синяя птица» конкурсында катнаша ала.
Заявкалар җырчы, биюче, музыка коралларында уйнаучы, актерлык яки цирк сәнгате белән шөгыльләнүчеләрдән көтелә. Анкетаны Смотрим. ру слэш птица сайтына җибәрергә мөмкин. Адресы экраннарда күрсәтелгән. Сайлап алуда 16 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Гаризаларны кабул итү бүген 15 сентябрьдә төгәлләнә.