Республикабызда ел да уздырылып килә торган яшь шагыйрьләр һәм язучылар өчен татар телендә «Яшел сигналга сәяхәт» дип иселәнгән бәйге тәмамланды. Казан дәүләт мәдәният институтында әлеге конкурска нәтиҗә ясадылар. Кемнәр җиңүче дип табылды? Фәннур Хәсәнов реопртажында.
«Яшел сигналга сәяхәт» Республика конкурсын Татарстан Язучылар берлеге, “Тормыш иминлеге фәнни үзәге” һәм Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә оештырды. Бәйгедә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүне пропагандалаучы яшь шагыйрьләр һәм язучылар катнашты.
«Яшел сигналга сәяхәт» Республика иҗади конкурсының төп максаты – татар телен популярлаштыру, шулай ук балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрне һәм башлангыч сыйныф укучыларын юлда иминлек кагыйдәләренә өйрәтүне шигърият һәм чәчмә әсәрләр аша пропагандалауны популярлаштыруны күздә тота.
Җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләделәр.
Фәннур Хәсәнов Илдар Гәләветдинов татарстан яңалыклары.