Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы республиканың балалар сынлы сәнгать һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында «Кышкы палитра» конкурсын уздырды. Яшь рәссамнарның күркәм эшләрен хәбәрчеләребез дә күреп кайтты.
Талантлы яшь рәссамнар «Станковая композиция» һәм «Дизайнерская композиция» номинациясендә ярышты. Дүрт сәгать эчендә алар биремне үтәргә тиеш, ә темасы конкурс башланыр алдыннан гына игълан итәлде.
Бәйгене практик яктан балаларның осталыкларын арттыру мәйданчыгы дип белдерә укытучылары. Шул исәптән инде 1991 елдан бирле уздырылып килүче бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта.
Конкурсны гамәлгә куючы — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Бәйгене оештыручы «Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе. “Картинаны иҗат итүче яшь рәссам белеменә таянып үз идеясен тормышка ашыра”- дип белдерә оештыручылар.
Бәйгедә сынлы сәнгать һәм сәнгать мәктәпләренең 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары көч сынаша.
Бәйге балалар һәм яшүсмерләр иҗатына зур этәргеч, талантлы балаларны ачыклап, аларда матурлыкны күрү сәләтен уятуның бер мисалы булып тора.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.