Республика клиник хастаханәсе табиблары командасы яшь әнине һәм бәбине коткару буенча уникаль операция үткәрде. УЗИ табиблары һәм акушерлар йөклелекнең соңгы стадиясендә бала табучының суы кан белән тулуын ачыклаган. Мондый очрак медицинада сирәк күренеш. Тулырак алдагы сюжетта.
Әнә шулай сабыен сыйпап яшь әни табибка аның ничек үсүе турында сөйли. Ә бит әле бер ай элек кенә бу бала тумый да калырга мөмкин иде. Табибларга җәһәт кенә операция ясарга туры килә.
Тикшерү барышында ана карынындагы суда куерган кан кисәкчекләре баланы уратып алулары ачыклана. Медицина практикасында мондый хәлнең күзәтелгәне булмый.
«2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе»нең
Мондый хәл каян килеп чыккан?! » – дигән сорау туа. Бала бөтен анализлар буенча да сәламәт иде, аның бернинди кан югалтуы да юк, һәм бу бездә шундый гаҗәпләнү тудырды.
Сабый кан йоткан, аның тирәсендәге су канлы, Ревматологлар да тиз генә чарасын күрде.
Операция вакытында табиблар бала яткан карындагы яраны таптылар-кан шуннан киткән. Сирәк күренеш. Хәзер медиклар әлеге очракның сәбәпләрен һәм нәтиҗәләрен ачыклый.
Республика клиник хастаханәсе командасы, Казан табиблары, Россия медицина берләшмәсенә уникаль очракны тәкъдим итү өчен, фәнни мәкалә язарга әзер, киләчәктә аларның тикшеренүләре бер генә тормышны саклап калмаячагына шикләнми.
Алмаз Хәкимов,Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.