«Яшь һөнәр осталары»ның быелгы VIII Милли чемпионаты финалына Татарстаннан 21 компетенция буенча 24 катнашучы узган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов хәбәр итте.
Ярышларның финалы республикада 6-21 сентябрьдә 45 мәйданда — Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Бөгелмәдә, Алабугада, башка шәһәрләрдә узачак.