Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән яңа «Яшь гаилә» программасы буенча 6 мең гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштыра. Яңа программаны гамәлгә ашыру берьюлы ике юнәлеш: «Торак һәм шәһәр мохите» һәм «Демография» илкүләм проектларын үтәүгә этәргеч бирәчәк. Дәүләт торак фонды быел тагын кайсы программаларга өстенлек бирә? Киләсе язмада.
Быел республика Дәүләт торак фонды гомуми мәйданы 273 мең кадрат метр булган 5 мең фатир төзиячәк. Йортларның күбесе Казанда, Чаллыда, Түбән Камада салына. Татарстан башкаласында 3 меңнән артык фатир төзү күздә тотыла.
Дәүләт торак фонды шулай ук коронавирус пандемиясе чорында республика халкына ярдәм итү чараларын оештырды. 1-нче сентябрьгә кадәр социаль ипотека программасы буенча беренче кертемнәр ун проценттан биш процентка кадәр киметелгән. Социаль ипотекада торучыларның түләүләре буенча һәм Дәүләт торак фондыннан торак булмаган биналарны арендага алган эшмәкәрләргә түләүләр кичектерелгән.
Хәзер Дәүләт торак фонды тотрыклы рәвештә 7 төп программаны гамәлгә ашыра. Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы тәмамланды. Республиканың 6 меңнән артык ветераны тораклы булды. 300 гә якын ятим балага да фатир бирелде. Татарстан президенты тарафыннан ятимнәргә бирелә торган торак күләмен быелдан башлап икеләтә артыру – 600 фатирга җиткерү каралган.
Шәһәр — районнарда яшь белгечләр: табиблар, укытучылар, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләрен тораклы итү юнәлеше дә билгеләнгән. Иннополис шәһәрендә 1500дән артык фатирлы 22 йорт төзелгән, тагын күп фатирлы 3 йорт салына.