16-18нче март көннәрендә X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 40 регионыннан, шулай ук Татарстанның 500 кече бизнес вәкилләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре катнаша.
Шул чарага әзерлек уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы матбугат конференциясе оештырды. Авылның иң зур байлыгы — җир. Бүгенге көндә авылның үсеше ул кече эшмәкәрлектә. Татар эшмәкәрләре җыенын оештыруның төп сәбәбе татар авылын, авылларда телебезне, динебезне, гореф – гадәтләребезне саклап калу. Эшмәкәрләр җыенында Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарларыннан “Татар базар” күргәзмә – ярминкәсе дә була дип белдерде оештыручылар.