Һәр көн – яшәү өчен көрәш. 4 яшьлек Анисия Никитина берничә каты авыру – йөрәк өянәгеннән, үпкә артериясе атрезиясеннән, ашказанындагы бүленеш дефектынан интегә. Кызга инде 10га якын операция ясалган. Дәвалауны дәвам итәргә кирәк. Италия табиблары тәкъдим иткән дәвалау бәясе — өч миллион җиде йөз мең сум.
Сулыш алу торбасы, озак вакыт хастаханәдә дәвалану. Бу Анисиянең бер яшьлек чагы, операциядән соң — ул беренче тапкыр әнисе кулында. Туганчы ук, сабыйга йөрәк өянәге диагнозын куйганнар. Ә тугач, эчәкләре белән дә җитди проблема булуы ачыкланган.
Байтак препаратлар, наркоз алу сәбәпле, кызга хәтта яңадан йөрергә һәм авазларны әйтергә өйрәнергә туры килгән. Өстәвенә, сабый ике яшькә кадәр гадәти ризыкны да ашый алмаган.
Бала зонд аша тукланмаган вакытта, чыннан да безнең өчен бәхет иде. Без шатландык.
Бавыр ашады, моңа да шатландык. Менә бу мизгелләр шушы фотоларда күренә.
Хәзер кызга дүрт яшь инде. 10га якын катлаулы операция артта калган. Баланың яшәүгә өмете арткан. Киләчәктә дәвалауның соңгы этабы, үпкә веналарын дәвалау. Кызга Италия клиникасы табиблары ярдәм итәргә әзер.
Йөрәк өянәгенең үзенчәлеге шунда, узган ел берничә тапкыр үткәрелгән процедураларга карамастан, ике үпкә артериясенең дә эшчәнлегендә кимчелекләр күзәтелә. Табиблар консилиумында без кызга ярдәм итәргә, аны безнең хастаханәгә тикшерүгә кабул итәргә булдык.
Анисиянең әнисе ике бала тәрбияли, әтисе үз гомерен куркыныч астына куеп, янгыннар сүндерә, башкаларның гомерен коткара. Ә Анисиянең гомерен без бергәләп коткарып кала алабыз.
Италиядә Анисияне дәвалау бәясе 3 миллион җиде йөз мең сумга төшә. Әти-әниләре өчен бу түләп бетермәслек зур сумма. Шунысы да бар, клиника акчаны алдан тулысынча түләми торып, кызны дәалауга кабул итәргә әзер түгел.
Операцияне кичектерергә дә ярамый. Авыру көчәя бара. Иганә суммасын күрсәтеп, 9112 номерына СМС җибәрергә яки Анисия Никитинаның рәсми бите аша булышырга мөмкин. Ул Алеша хәйрия фонды сайтында урнаштырылган.
Валентина Васильева, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.