Яшь буыны тәрбияләүдә әлбәттә гаилә, балалар бакчалары, мәктәп төп ролне уйный. Шулар белән беррәттән төрле мәдәни, дини чаралар да бик әһәмиятле. Әйтик, Буа районынның “Аленушка” балалар бакчасында йөрүче сабыйлар, районның тимер юл музеена экскурсиядә булып кайтканнар. Балалар Свияжск тимер юлының сугыш вакытындагы хәлиткеч роле һәм кызыклы экспонатлар белән таныша алды. Аларның тәэсирләрен Буадагы хәбәрчебез Камилә Мусина да күреп кайтты.
Киләсе көзгә мәктәпкә барачак балаларның музей залларына беренче килүләре генә түгел. Алты яшьлек Әминә Гайсинага бүген бигрәк тә поезд, паровоз һәм йортлар ошаган. Кызчык якыннарын да музейга алып килергә теләвен белдерә.
Бөек Ватан сугышы елларында тимер юл рокадасы төзелү тарихын сөйләүче музей тимер юл ветераны Илгиз Нигъмәтуллин тырышлыгы белән 2017 елның октябрь аенда ачылган. Ул Җиңү музейлары әгъзасы булып тора. Бүген тагын да тулылана, тагын да киңәя бара.
Экскурсия соңында балалар солдат кружкасын тотып карап, сугыш чорындагы ипи нормасы белән дә таныштылар.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров.