Фатирны ремонтлау бер бәлага әйләнгән. Безнең редакциягә Казаннан берничә ел инде ремонтны тәмамлый алмаучылар мөрәҗәгать итте. Заказ бирүчеләр сүзләренә караганда, оста заказ биргән җиһазны һаман урнаштыра алмый, аның вакытын озайта гына.Тулырак мәгълүмат киләсе сюжетта.
Елена Веселова бу вәгъдәләрне соңгы ярты елда күп тапкырлар ишеткән. Килешү буенча, кырык сигез көннән соң, яңа җиһазлар фатирга урнаштырылырга тиеш булган.Тик оста эшне һаман суза.
Тик заказны китергәннән соң да, проблемалар күп икән. Үлчәмнәр дөрес түгел, фурнитура җитми. Осталарның ялган вәгъдәләренә дистәләгән кеше ышанган. Елена кебек үк, ярык тагарак белән калганнар.
Оста битләрендә башка фикерләр дә бар-ул барысын да вакытында башкарачагын раслый. Заказлар кабул итүне дәвам итә.
Маратның клиентлары хокукларын яклау өчен «Роспотребнадзор»га мөрәҗәгать иткән, тик аның үзмәшгульләр белән эшләү вәкаләте юк. Бары тик полициягә һәм судка мөрәҗәгать итеп кенә, проблеманы хәл итәргә була.
Акчаны кире кайтару мөмкинлеге бар. Бу чыгымнарны кайтару таләбе белән судка күмәк гариза язу. Шундый хәлдә калмас өчен, юристлар хезмәт күрсәтү турындагы килешүне игътибар белән өйрәнергә киңәш итә.
Валентина Васильева, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.