Безнең телерадиокомпания Русфонд җәмгыяте белән берлектә авыру балаларга ярдәм итү проектын дәвам итә. Нәни Яромир Самкин да бездән ярдәм көтә. Ул баш мие кан тамырлары авыруыннан интегә.
Инде алты яшьлек булса да, Яромир әле беренче адымнарын гына ясый. Баш мие кан тамырларында тайпылыш булу сәбәпле, организмына кислород җитешми. Алты яшьлек сабый өч инсульт кичергән. Сөйләшми диярлек, бит мускуллары зәгыйфь, хәтерен югалта.
Бер айдан соң инсульт кабатлана – баш миенә тискәре йогынтысы була. Табиблар малайның йокы артериясенең эшләмәвен, баш миенә канның начар килүен ачыклый. Яромирга тиз арада операция ясаганнар. Баш миенә кан килүне яхшыртканнар.
Яромирга генетик тикшерү, дәвалау таләп ителә. Бу 760 мең сумга төшә. Аңа бергәләп булыша алабыз. 5542 номерына ДЕТИ сүзен язып, СМС хәбәр җибәрү дә җитә. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләргә мәгълүмат безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Ралина Абрамова, Татарстан яңалыклары.