«Хәрәкәттә – бәрәкәт» парклардагы җәйге иҗат һәм спорт дәресләре кысаларында быел «Ярмәк вагы» татар биюе нигезләре, чечетка, аэробика, татар халык биюе, брейк-данс буенча мастер-класслар узды. Ә кичә Бауман урамында җырлы-биюле «Зәлидә» уены гөрләде.
«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы түгәрәкнең уртасында төрле көйләр уйный, башкалар аның тирәсендә җырлап бии. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар да бирелгән. Кемгә нинди җәза эләгә, шуны үтәргә тиеш булган. Гомумән алганда, уен барышында яшьләрнең тапкырлык, җитезлек, өлгерлек кебек сыйфатлары сынала.