“Ярдәм янәшә! Помощь рядом!” республика хәрәкәтенең кайнар линиясенә биш меңнән артык шалтырату булган. Бу хакта онлайн-брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Әлеге хәрәкәтне зур һәм кече бизнес вәкилләре, гомумән республикада яшәүче битараф булмаган кешеләр хуплады. Фондның кайнар линиясе һәм «Помощьрядом16.РФ» сайты эшли. Анда ярдәм алу өчен гариза бирергә яки ярдәмгә мохтаҗларның исемлеген күрергә мөмкин.