“Помощь рядом – Ярдәм янәшә” акциясенә Буа районы да кушылды. Сигез йөздән артык гаиләгә азык-төлек җыелмалары бушлай биреләчәк.
Бер төргәк 1200 сум тора. Тартмаларны волонтерлар, предприятие җитәкчеләре һәм район җитәкчесе үзе тарата. Буа районы башлыгы Ранис Кәмәртдинов Ырыңгы, Түбән Наратбаш, Кече Буа һәм Карлы авылларында булды. Ярдәм алучылар исемлеге Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында төзелә. 65 яшьтән өлкәнрәк ялгызлар, аз керемле гаилә балалары, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, кризистан аеруча зыян күргән үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәрләр ярдәм ала.