Татарстанда мобилизацияләнгән кешеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча «Ярдәм янәшә!» кампаниясе башлана. Теләге булганнар юридикконсультация, йорт хайваннарын тотуда, шулай ук психологик ярдәм, волонтерлардан мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә адреслы ярдәм алачак.
Ярдәм сорап һәм ярдәм итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итү өчен кайнар линия телефоны эшли, аның номеры экранда күрсәтелгән. Эш вакыты — көн саен иртәнге сәгать тугыздан кичке алтыга кадәр. Элегрәк коронавирус пандемиясе чорында хәрәкәт республика халкына сизелерлек ярдәм күрсәтте, азык-төлек җыелмалары, кайнар төшке аш белән тукландыру, юристлар һәм башка белгечләр консультацияләр белән булышты.