Мөмкинлекләре чикле кешеләрне социаль адаптацияләү -җәмгыятьтәге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Бу хакта «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды тернәкләндерү үзәге чатырында узган «Бер-беребезгә ярдәм итик» социаль проекты тәмамлануга багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Тулырак, безнең хәбәрчеләребез әзерләгән видеосюжетта.
Бүген алар үзләрен күпкә кыюрак хис итәләр. Залга яңа танышлары җыелган. Күптән түгел алар бергә 14 көнлек социаль тернәкләнү курсын узып, яңа һөнәрләргә өйрәнделәр, дәваландылар. “Бер-беребезгә ярдәм итик” социаль проектының максаты — мөмкинлекләре чикле кешеләрне: коляскадагы терәк-хәрәкәт аппараты авырулы инвалидларны һәм ДЦП диагнозлы инвалидларны бушлай тернәкләндерү курслары аша социаль адаптацияләү.
«Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары Гөлшат Гамирдьянова: «Бу проект кысаларында без биш курс үткәрдек. Грант алдык.»
2019 елның октябрь аенда «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты Россия Президенты грантларының икенче конкурсында җиңүче булган иде. Грантның күләме — 4 млн 883 мең 870 сум тәшкил итте.
«Ярдәм» фондының белем бирү, тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова сүзләренчә, балалар өчен реабилитацион үзәкләр күп, әмма балигъ булганнан соң мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен тернәкләндерү инфраструктурасы тарая, һәм алар үз проблемалары белән икәүдән икәү кала. “Бер-беребезгә ярдәм итик” проекты бик күпләргә үзләрендә ышаныч булдырырга ярдәм иткән. Дәресләр Мәликә Гыйлметдинова әзерләгән махсус методик кулланма буенча алып барыла.
Гөлшат Гамирдьянова «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары
Проект кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән 125 кеше тернәкләндерү курсын узган. Мәсәлән Флера ханым Кадыйрова Мөслим районыннан килгән.
Еллык нәтиҗәләр ясалса да, бу — проектның әле азагы түгел. “Бер-беребезгә ярдәм итик” проекты 2016 елдан бирле гамәлдә. Шул вакыттан бирле 400 дән артык кеше уңышлы гына социаль адаптация курсын узган.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.
.