Ярдәм милли ислам хәйрия фонды 2020 елдагы социаль эшчәнлеккә нәтиҗә ясауга багышланган матбугат конференциясе уздырды. Чара барышында Ярдәм фонды каршындагы Хәйриячеләр милли берлеге Татарстанның әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләрен “Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен” медале белән бүләкләде.
Кодрәтле Аллаһыбызга шөкер кылу, иң авыр вакытларда хәйрия проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерү кич буена туктамады. Пандемия киртәләренә карамастан, 2020 елда «Ярдэм» фонды әһәмиятле проектларны тормышка ашырды.
Гөлшан Мирдиянова “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директоры урынбасары
Чарада узган эшләргә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде.
Лилия Тимергалеева “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге директорының уку-укыту, тәрбия эшләре буенча урынбасары
Изге эштә бедәмлек өчен массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә бүләкләр дә тапшырылды. “Гражданлык җәмгыяте үсешенә керткән өлеше өчен” медале белән “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалетдинов бүләкләнде.