Ярдәм итәргә теләүчеләр янәшәбездә генә. Казанның Химиклар сарае янында татарстанлылар өчен түләүсез психологик ярдәм күрсәтелә.
Белгечләр һәркемгә ярдәм итәргә әзер. Алар янына чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә көндезге өченче яртыдан дүрткә кадәр килергә мөмкин. Паркларда психологик кабинетлар җәй ахырына кадәр бушлай эшли.