«Ярдәм» ислам хәйрия фондының тернәкләндерү үзәгендә күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башланды. Бер айлык курсларда белем алу һәм тернәкләнү өчен Башкортостан, Удмуртия республикаларыннан, Иваново, Амур, Ростов, Оренбург, Самара, Курган өлкәләреннән, Пермь краеннан, Татарстан шәһәр, районнарыннан илледән артык кеше җыелган. Курсларның программасы белем бирү, психологик, медицина, юрист ярдәме күрсәтүне, экскурсияләргә алып баруны күз алдында тота. Әлеге проект буенча тернәкләндерү курслары Гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән Президент грантлары фонды, «Ярдәм» милли хәйрия фондының үз чыганаклары хисабына тормышка ашырыла.