Титов исемендәге Яр Чаллы картон-кәгазь комбинаты Татарстанда алдынгы оешмаларның берсе. Биредә хезмәт хакы да югары, хезмәткәрләр социаль яктан якланган, бюджетка салымнарны да тулысынча вакытында түләнә. Шуңа күрә коллективны республика һәм шәһәр җитәкчеләре генә түгел, халык та хөрмәт итә.
Соңгы елларда комбинат гофр җитештерүне модернизацияләде. Берьюлы берничә яңа линия эшли башлады. Анда Австрия фирмасының заманча җиһазлары куелды. Яңа технология тәүлегенә 1200 тоннага якын кәзгазь массасы эшкәртергә мөмкинлек бирә.
Ә тарихка күз салсак, барысы да 1981 нче елның июнендә башланды. Әлбәттә башлап җибәргәндә кыенлыклар күп булды ләкин комбинатның беренче директоры Сергей Титовның тырышлыгы белән ул 1986 елда сафка баса.
Узган гасыр азагыннан башлап комбинатта модернизацияләү эше җәелдердек. Шуңа да күрсәткечләр үсә. Узган ел без миллиард ярымлык инвестицияләр үзләштердек.
Бүген завод тармакның әйдәп баручы предприятиеләре унлыгына керә. Биредә туалет кәгазеннән тыш төрле тармаклар – азык-төлек сәнәгате, машина төзелеше, медицина өчен тартма һәм төрү материаллары ясала. Тиздән Италия белгечләре гофроагрегатның заманча җайланмасын эшләтеп җибәрергә җыена. Димәк чималның сыйфаты тагын да арта дигән сүз.
Биредә барысы да сәгать кебек төп-төгәл эшли. Эшне компьютер һәм югары технологияле роботларлар ярдәмендә башкарыла, ә машинистлар барлык технологияләрнең үтәлешен күзәтеп тора.