Япония Премьер-министры Фумио Кисида вазифага керешкәннән соң РФ Президенты Владимир Путин белән беренче телефон сөйләшүе үткәрде, дип хәбәр итте Kyodo агентлыгы.
Очрашу фактын Россия дәүләте башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков раслады. Путин Кисиданы сайлануы белән котлады, ә үз адресына туган көне белән котлаулар ишетте, дип хәбәр итә РИА Новости.