Татарстанда урман янгыннары куркынычы зур булу сәбәпле, шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта республика гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итте. Кисәтү17 майга кадәр гамәлдә булачак. Татарстан территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары— 4нче класслы булуы көтелә», — диелә хәбәрдә.