Республикада янгыннарга каршы көчәйтелгән режим саклана. Борчылырга урын җитәрлек. Татарстанда ел башыннан бирле ике меңнән артык янгын теркәлгән. 83 кешенең янгыннарда гомере өзелгән. Хәлне контрольдә тоту максатында, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре рейдларга чыкты. Янгыннарга каршы махсус режим кагыйдәләрен бозучыларны, ачык һавада учак яндыручыларны кисәттеләр. Махсус режим вакытында корыган үләнне, чүп-чарны яндырырга ярамавын тагын бер кат искәрттеләр. Шәхси секторода яшәүчеләрнең газ җиһазларын һәм мичләрен тикшерүгә аерым игътибар бирелде.
Шулай ук республика Министрлар Кабинетында гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия утырышында урманнарны янгыннардан саклау чараларын көчәйтү турында сөйләштеләр.