Татарстанда 19 декабрьдән алып яңа ел каникуллары төгәлләнгәнчегә кадәр, янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге режим гамәлдә булган чорда, куркыныч пиротехник эшләнмәләрне, сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, җылылык-энергетика комплексы чикләреннән ярты километрдан да якындарак куллану тыела.
Шулай ук торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы, кеше күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар, күп фатирлы йортлар чигеннән 30 метрга арада салют аттыру тыела.Бары тик бенгаль утлары һәм шапылдавыклар гына искәрмә булып тора.