Сәйдәш мәдәният йортында “Яңа Йолдыз» телевизион музыкаль проектының 3 сезонының финал концерты узды. Жюриның карарлары, танылган җырларның көтелмәгән дуэтлары, яңа аранжировкалар. Болар барсы да финалда булды. Музыкаль проектының җиңүчесе кем? Динә Нәҗметдинова репортаңында.
Әлеге проектта яшь талантлар, җырларга яратучы кызлар hәм егетләр җыр-моңга сәләтләрен жюри әгъзаларына тәкъдим итте, нәтижәдә 6 катнашучы финалга чыкты.
Бер ай дәверендә катнашучылар өчен тәҗрибәле җырчылар остахәнәләр уздырды, файдалы кинәшләре белән бүлеште. Профессионал җырчылар исә проектта катнашучылар белән бергәләп җырладылар.
Финал кичәсендә “Яңа Йолдыз» проектының беренче һәм икенче сезон җинүчеләре кунак булырак чыгыш ясады.
Биредә әлеге проектның оештыручылары һәм жюри әгъзалары.
Кайбер яшь башкаручылар зур сәхнәгә беренче тапкыр чыкты, шуңа да карамастан, барысы да югары дәрәҗә дә чыгыш ясады. Ләкин һәр бәйгедә дә бер генә җинүче була – андый бәхет Фәридә Ибраһимовага елмайды. Әлеге җинү шактый мөмкинлекләргә ишек ачты. Фәридә “ Татар җыры” фестивалендә катнашачак, җырлары татар радиосы һәм ТмТВ каналында яңгырыячак һәм әле аның җырына клип та төшереләчәк.