«Янәшәдә ярдәм» республика хәрәкәте республикадагы мохтаҗларга булышачак. Азык-төлек җыелмалары бирүне президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча оештырдылар. Казанда беренче партияне төяп җибәрүгә керештеләр.
Ашамлыкларны пөхтә иттереп машиналарга тутыралар. Шулай ук запастагы ашамлыкларны аерым төргәкләргә салалар. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Татарстандагы кайбер катлам кешеләргә ашамлыклар биреләчәк.
Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: «Ашамлыклар алимент түләнмәүче, шулай ук аз керемле гаиләләргә,
ялгыз пенсионерларга, тормышта авыр хәлдә калучыларга таратыла.»
Аларга «Янәшәдә ярдәм» иҗтимагый хәрәкәте ярдәм итәчәк. Аңа коммерцияле булмаган оешмалар һәм эре компанияләр дә кушылды инде. Йөк машиналары продуктлар белән Татарстанның 50 районына киләчәк. Исемлек — түшенка, ярма, чәй, май, татлы ризыклар. Акция барышында 220 мең җыелма тупланачак. Беренче партия-55 мең азык-төлек төргәге төялгән машианалар урыннарга барып җитте инде.
Республиканың адреслы ярдәмгә мохтаҗ һәр гаиләсе төрле азык-төлек җыелмаларын алачак. Һәр ай саен икешәрне. Бу мохтаҗларга бик вакытлы кирәкле ярдәм булачак.
Вадим Струминский, Ирек Хәмидуллин.