Быел Казанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча 61 чакрымнан артык юл төзекләндерелә. Гагарин, Маршал Чуйков, Беломорский, Голубятников, Магистраль урамнарын тәртипкә салу каралган.
Чаллыда гомуми озынлыгы 48 чакрым булган дүрт объектны ремонтлау күздә тотыла. Түбән Камада да яңа юллар салынырга тиеш. Исегезгә төшерәбез, «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» — Россия Президенты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган илкүләм проектларның берсе. Тулаем быел Татарстанда шушы проект буенча 218 чакрым юл төзекләндереләчәк.