Роспотребнадзорның Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина Буада балалар сәламәтләндерү лагерьларының санитар торышын карады. «Чайка» һәм «Бор» сәламәтләндерү лагерьларында тиешле таләпләрнең ничек үтәлүенә игътибар итте.
Марина Патяшина башта «Чайка» лагерында булды. Күзәтчелек органы вәкиле балаларның яшәү шартларын тикшерде, туклануга аерым игътибар бирде. Балаларны биш тапкыр тукландыралар. Аш су остасы Любовь Тюрина сүзләренә караганда, балаларга барыннан да бигрәк макарон, котлет, тәм-томнар ошый.
Балаларны туклыклы ашамлыклар белән тукландырырга тырышабыз. Бүгенге менюда токмач, карабодай. тавык итеннән гуляшь бар. Балалар чәй янына тәмле ризыкларны да бик яратып ашыйлар. Тиешле таләпләрне үтибез.
Марина Патяшина сүзләренчә, шамлыклар сыйфатлы булырга тиеш. Санитар нормаларны үтәмәү күпләп агулануга китерергә мөмкин. Баш санитар табиб азык-төлекне саклау шартларын да, документларны да тикшерде, торак корпусларда булды. Ковидка каршы чаралар оештыруны да бәяләде.
Роспотребнадзор таләпләре катгый үтәлергә тиеш. Лагерьда эшләүче пермонал да, балалар да даими табиблар күзәтүендә торырга тиеш. Бүгенге тикшерү биредә барысыны да тәртиптә булуын күрсәтте.
Санитар тикшерү кысаларында зур булмаган җитешсезлекләр дә ачыкланды. Марина Патяшина гомумән Чайка һәм Бор лагерьларының эшен канәгатьләнерлек дип бәяләде.
Тикшерү вакытында ачыкланган җитешсезлекләрне бетерүне Роспотребнадзор идарәсенең Буа филиалы контрольдә тота.
Камилә Мусина, Илнур Кадыйров, Татарстан Яңалыклары, Буа районы