Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Дөньяда сугыш бара, мәгълүмат сугышы дигәнне еш ишетергә туры килә. Украинадагы, Беларусьта hәм күптән түгел генә Казахстандагы вакыйгалар моның ачык мисалы. Ни өчен ялган мәгълүмат тарату бүген гадәти хәлгә әверелде? Ялганны дөреслектән ничек аерырга? Ялгансыз гына тормыш була аламы? Әлеге hәм башка сорауларга җавапны без бүген гомерен мәгълүмат белән эшләүгә багышлаган танылган журналист, публицист Риман Гыйлемханов белән бергәләп эзләрбез.