Казанда ялган коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр активлашкан. Кайбер йортларда яшәүчеләргә су счетчикларын кичектергесез алыштыру яки тикшерә башлаулары турында белешмә язулары килә башлаган.
Идарәче компанияләр мондый хәбәрләрне җибәрмәгән. Законны кемнәр боза? Хәбрчебез ачыклады.
Һәр почта тартмасында ике язмача хәбәр бар. Счет-фактурага өстәп, счетчикларны тиз арада тикшерү башланачагы турында хәбәр килә. Игътибарлы кешеләр ялганны шунда ук танып алган.
Хәйләгә кармакка эләгүчеләр дә бар. Башта счетчикны алыштырырга язылганнар, шуннан соң гына идарәче компания белән элемтәгә кергәннәр.
Компания счетчикларны алмаштыруны таләп итә алмый. Эшләрне башкару вакыты һәр милекченең шәхси эше, — дип аңлата белгечләр.
Ялган хәбәрләрнең авторлары брошюраларның рекомендацион характерда булуын аңлатты.
Хәбәрдә бары тик дата үзгәрә — кайсы көнне белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеге языла.
Татарстанның Монополиягә каршы хезмәт Реклама турындагы закон 2020 елдан бирле бозыла дип раслады.
Торак-коммуналь өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәге: 8 (843) 236 29 97
Почта тартмасында шикле квитанция булса, аңлатма бирүләрен сорап, идарәче компаниягә яки торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контроль үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Телефон экранда күрссәтелгән.
Регина Сафиуллина, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.