Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча туган якларына кайткан Татарстан егетләре кыска гына ялларын заяга уздырмый. Алар үз Район башлыклары белән очрашуларда катнашып, үзләрен һәм якыннарын борчыган мәсьәләләрне җиткереп калырга тырыша. Шундый очрашуларның чираттагысы Азнакай раойнында да узды.
Биредә Раойн башлыгы Марсель Шәйдуллин ялдагы солдатлар белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, җитәкчелек кенә түгел, район халкы да бүген хәрбиләргә ярдәм итү турындагы уртак фикер белән яши. Егетләргә нинди ярдәм кирәклеге, аларның гаиләләренең нәрсәгә мохтаҗ булулары турында очрашу барышында фикер алыштылар. Иң мөһиме үзләрен саклап, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләделәр.