Татарстанда коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясауда ял көннәре юк. Бу атнадан башлап ялсыз график буенча эшли башладылар, бу прививка ясатырга теләүчеләрнең артуына бәйле.
Бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк ирләр һәм урта яшьтәге хатын-кызлар еш мөрәҗәгать итә. Республикада барлыгы 43 меңнән артык кеше ковидка каршы прививка ясаткан, шуларның 9 меңгә якыны инде икенче доза вакцина алган. Вакцина ясатырга Россия һәм Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында, күпфункцияле үзәкләр офисларында, 122 номерлы бердәм номерга яки яшәү урыннарындагы поликлиникаларга шалтыратып язылырга мөмкин.