Ял көннәрендә Татарстанда да «Бөтенроссия ятмәсез балык тоту» акциясе узды. Күзәтчелек органнары вәкилләре һәм һәвәскәр балыкчылар бергәләп сулыкларда браконьерларның төп эш коралы булган ятмә куелган урыннарны ачыкладылар. Акция барышында елгаларда ятмә куеп калдыру очраклары билгеле булды.Тулырак киләсе репортажда .
Яр буйларыннан законсыз балык тотучыларны эзләделәр. Инспекторларны һәм һәвәскәр балыкчыларны браконьерларның кырын эшләре кызыксындырды. Елгаларга ятмә салу тыелган булса да, закон бозучылар очрый әле.
Мондый инспекциягә күзәтчелек органнары да, һәвәскәр балыкчылар үзләре дә чыга. Ятмә салучылар гадәттә бик сак эш итәләр, аларны ачыклавы җиңел түгел. Кыштан суга ятмә салып, аларны онытып калдыручылар да булгалый.
ТР буенча су биоресурсларын дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм саклау бүлеге җитәкчесе урынбасары Михаил Шинкарев:» Барысы бергәләп законсыз балкы тоту җайланмаларын ачыклау һәм юк итү буенча рейд үткәрделәр. Әгәр закон бозучылар ачыкланса, аларга административ яки җинаять эшләре буенча беркетмәләр төзелә.»
Бөтенроссия акциясе менә берничә ел рәттән оештырыла.Аларга ел саен күбрәк һәвәскәр балыкчылар да кушыла. 5 июньгә кадәр Татарстанда күпләп балык тоту тыелган. Ә аңа кадәр урыннарда «Уылдык чәчү» операциясе дәвам итәчәк.
Диана Василова. Ренат Сәхибгәрәев.