Ял көннәрендә Әлмәттә нефтьчеләр көненә багышланган тантаналар узачак. Чараларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.
Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде. Татарстан Президенты нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган чараларда, инженерлар әзерләү мәктәбендә һәм анимация мәктәбен ачуда катнаша. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча эшләрнең барышын караячак. Быел, Әлмәттә 52 ишегалды төзекләндерергә планлаштыралар. Брифингта Россия президентының 1 март күрсәтмәсе буенча республикада башлангыч сыйныф укучыларын бушлай кайнар аш белән тукландыруны оештыруга да игьтибар ителде.