Илдә туристик кешбэк программасының яңа этабы старт алды. Сәяхәткә 30 апрельгә кадәр, Россиянең теләсә кайсы төбәгенә чыгарга мөмкин. Быел гына да әлеге программадан файдаланучыларга 5 миллиард сум акча бүлеп бирелер дип планлаштырыла. Сәфәргә кайчан чыгарга һәм акчаны кайчан кире кайтарып алырга була? Хәбәрчебез кызыксынды.
Сочида, Алтайда һәм Көньяк Уралда чаңгыда шуалар.Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Калининград тарихы белән танышалар. Туристик кешбэкның беренче ике атнасы эчендә бу юнәлешләр популярлар рәтенә керде. Уңайлы, отышлы программаларга ихтыяҗ, узган ел белән чагыштырганда, ике тапкырга арткан. Кешеләр ил буенча актив сәяхәт итә, турыдан-туры дәүләт ярдәме булгач бигрәк тә. Ике миллионнан артык тәкъдимне сайлау мөмкинлеге бар.
Акциядә катнашу шартлары элеккегечә. Махсус программада теркәлергә, сәфәр өчен «Мир»картасы белән түләргә кирәк. Счетка тур яки яшәү бәясенең 20 проценты, күп дигәндә — 20 мең сум кире кайтарыла.
Кешбэк программасы белән 30 апрельгә кадәр сәяхәт итәргә, ә круизга май ахырына кадәр чыгарга була. Туристлар программа эше белән шалтыратып таныша ала, телефон номеры экранда күрсәтелгән.
Валентина Васильева, Татарстан яңалыклары.