Якын көннәрдә Буа шәһәренең Төзелеш урамында яңа тротуар барлыкка киләчәк. Җәяүлеләр сукмагы «Завод» территориаль иҗтимагый үзидарәсе республика конкурсында катнашып откан грант хисабына төзелә. Үзидарәгә ул өченче урын алуы өчен тапшырылды. Бу урамда яшәүчеләр, үзара килешеп, акчаны тротуар салуга тотарга булганнар. Безнең иҗат төркеме әлеге эшнең барышын бәяләде.
Төзелеш урамындагы бу юлдан балалар мәктәпкә бара, әти-әниләре сабыйларны балалар бакчасына илтә. Яшәүчеләр әйтүенчә, биредә тротуарлар начар түгел, әмма бер участокка аны салуга материал җитмәгәч, ул өзелеп калган. Грант отулары турында белгәч, алар барлык акчаны да әлеге урында җәяүлеләр юлы төзелешенә юнәлдерергә дигән карарга килгәннәр.
«Завод” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Миләүшә Садыкова: “2019 ел нәтиҗәләре буенча, без монда тротуар ясарга булдык”
«Иң яхшы ТОС» конкурсында Миләүшә Садыйкова ел саен катнаша. Моңарчы ике ел рәттән отылган акчага балалар өчен уен комплекслары урнаштырылган.
“Завод” территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Миләүшә Садыйкова:”Ел дәвамында монда яшәүчеләр төрле чараларда катнаша. Шулай ук, мин алар белән әңгәмәләр, инструктажлар үткәрәм. Яңа ел, Гаилә көне, ишегалды бәйрәмнәре дә уздырыла. Балалар да, үзешчәннәр дә барлык чараларда да актив катнашалар.»
Быел заводскойдагы ТОС 395 мең сум откан. Бу акча 80 метр озынлыктагы тротуар төзеп чыгуга җитәчәк.
Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рафис Галәветдинов: «Якын-тирә йортлардаяшәүчеләр безгә мөрәҗәгать иткәннәр иде инде. Якында “Юность” спорт мәктәбе, бассейн, кибетләр урнашу сәбәпле, җәяүлеләр трафигы бик югары. Шуңа да тротуар әлеге 80 метрлы арада салыначак та.”
Эшләрне Буа «Дорсервис» подрядчы оешмасы башкара. Тротуар бу атна ахырында файдалануга тапшырылачак.
Алсу Сәмигуллина, Айрат Насруллов.