Әйе, чыннан да, кырыс салкыннарны исән-сау үтеп, гыйнвар аеның соңгы атнасына килеп кердек. Бер яманның — бер яхшысы, дигәндәй, әлеге салкыннар мәктәп укучыларына шатлык китерде, быел кышкы каникул озын булды.
Синоптикларның фаразларына күз салсак, якын көннәрдә һава торышында кискен үзгәрешләр көтелми, һава температурасы да, башка күрсәткечләр дә бер чама булачак. Әйтик, атна дәвамында, хәтта төннәрен дә термометр баганалары минус 18дән түбән төшми.
Бүген көндез республикада 5-10 градус салкын булачак. Төнлә минус 10 – 15 градус. Атмосфера басымы терекөмеш баганасының 775 миллиметрын тәшкил итә, Җирнең магнит кыры тыныч. Карлы-бураннардан соң табигать юл чистартучыларга һәм урам себерүчеләргә ял бирә – бүген явым-төшем көтелми.
Атнаның икенче яртысында Казанда беркадәр җылыта, уртача тәүлеклек температура климат нормасыннан югарырак булачак, диләр синоптиклар.
Күрәбез, атна дәвамында, аз гына үзгәрешләр белән, тотрыклы һава торышы саклана. Ләкин, табигатьтә үзгәрешләр булмаса да, безнең күңелләрдә алар бар инде. “Яз гөлләре шаулый кар астында” дип язган иде Шагыйрь Зөлфәт. Безнең дә кар астындагы гөлләрнең чыгуына ышанып, язны көтә башлаган мәлләребез. Көннәр күзгә күренеп яктыра бара. Бүген кояш 7 сәгать 52 минутта чыкты һәм 15 сәгать 58 минутта байый. Димәк, көн озынлыгы 8 сәгать 6 минут. Язга таба барабыз, дуслар!
Тик хисләргә бирелеп, куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып җибәрмәгез. Аяк асты бозлавык, Сак һәм игьтибарлы булыгыз!