Якутия Татарстан мәдәнияте белән таныша. Якутскида Татарстан республикасы көннәре башланды. Саха халкына Татарстан киносы, спектакльләре, күргәзмәләре тәкъдим ителә. Ә тиздән башкала үзәгендә – «Казан» скверы барлыкка килергә тиеш. Бу безнең делегациянең җавап визиты. Бер ел элек Татарстан халкы Якутия мәдәнияте белән танышты. Якутскидан безнең махсус репортаж.
Якут телендәге сүзләр яңгырашы белән татар теленә якын. Төрки телләрне мәдәниятләр уртаклыгы да берләштерә. Милли әдәбиятлар үсеше буенча Татарстан,Башкортостан, Саха Якутия лидерлар булып кала.
Туган телдәге китапларны популярлаштырырга тырышалар. Алар-ерак Себер төбәкләре арасында иң борынгы һәм иң зур нәшрият, интерактив басмалар, электрон һәм аудиокитаплар чыгара.
Саха Республикасын китап уку территориясе дип атыйлар. Китап киштәләрендә татар авторлары әсәрләрен дә табарга була. Һәм менә күптән көтелгән очрашу- ике республика язучылары Якутскида түгәрәк өстәл янында фикер алышты. Татар телендәге «Хәзерге якут прозасы антологиясе» һәм Якутскидагы «Хәзерге татар прозасы антологиясе» дигән китаплар тәкъдим ителде. Шуның белән Саха Республикасында Татарстан көннәре башланды.
Якутиядә яшәүчеләргә кинофильмнар, спектакльләр күрсәтелә, концертлар куела. Татарстан кинематографы көннәре ачылды. Буа драма театры «Шобага» спектаклен тәкъдим итте. Саха республикасында Татарстан көннәре барышында эхезмәттәшлек буенча форум эшли. Ике милләт вәкилләренең очрашуы Ысыах һәм Сабантуй бәйрәмнәре белән тәмамлана.
Эльвира Фәйзуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары өчен махсус Саха Якутия Республикасыннан.