Без сезне «Душа России. Волонтеры» хәрәкәте хәйриячеләренең игелекле эшләре белән даими таныштырып барабыз. Бу юлы волонтерлар авыр хәлдә калган ялгыз ана гаиләсенә булышкан. Хезмәтләр өчен вакытында түли алмау сәбәпле, өенә җылылык һәм электр бирүне туктаткан булганнар. Машинаны арендага алып эшләү дә әҗәтләрдән котылырга булышмаган.
Бу көнне Любовь Черкасованың тормышы тамырдан үзгәрде. Моңарчы арендага алынган машианада тәүлегенә 20шәр сәгать эшләп тә, электр һәм җылылык өчен әҗәтләрен түли алмады. Ни чарадан бичара дигәндәй, волонтерларга мөрәҗәгать итәргә тәвәккәлләде. Гозерен игътибарсыз калдырмадылар, чарасызлыктан арган хатынның күңелендә кабат яшәү чаткылары уянды.
Яхшылыкка чикләр юкҖыелган акчага электр өчен 55 мең сумлык бурычны түләгәннәр, җылылык белән тәэмин итү системасын алыштырганнар. Любовь Черкасова көтелмәгән шатлыктан Юлия Хәкимова белән очрашуда дулкынлануын яшерә алмады Ә сюрпризның тагын да көтелмәгәнрәге алда булган икән әле.
Черкасовлар гаиләсе өчен машина бик кирәк. Алар шәһәр читендә яши, көн саен иртән балаларны мәктәпкә илтергә туры килә.
Әнә шулай яңа машина белән өй кабат җылыга төренде. Любовь та, балалар да бу дөньяда могҗиза барына кабат ышанды. Ә күңелләре бер белмәгән битараф булмаган кешеләргә рәхмәт хисләре белән тулы.
Ия Кислицына, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары.