Бу көннәрдә сәламәтлеге чикле кешеләргә багышланган чаралар шактый үтә. Алар арасында бәйге итеп үткәрелгәннәре дә бар. Аның үзенчәлекләрен Алия Галиуллина күреп кайтты
Хәзерге вакытта мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен индивидуаль реабилитация программалары шактый. Аларның уртак максаты бер. Инвалидларны җәмгыять тормышына яраклаштыру, уңайлыклар тудыру. Шул нисбәттән “Шаг за шагом, два сердца рядом” дип исемләнгән сукырлар һәм аларның ярдәмче этләре өчен республика бәйгесе үткәрелде. Катнашучылар дүрт аяклы дуслары белән күнекмәләр, үзара аңлаша белү, тыңлый белү осталыгын күрсәтте. Махсус өйрәтелгән этләр инвалид кеше өчен тормышта таяныч. Бәйге кысаларында мөмкинлекләре чикле кешеләр язмышына битараф булмаган хәйриячеләргә рәхмәт хатлар тапшырылды. Татарстан Дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Фәннур Хәсәновка да сукырлар оешмасы эшчәлегнә багышланган сюжетлары өчен рәхмәт хаты бирелде.
Алия Галиуллина, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.