Башкалабызда мохтаҗларга әйберләр җыю буенча хәйрия акциясе узды. Казанлылар ике тоннадан артык җылы әйберне иганә итеп бирде.
Кабул итү пунктына өске һәм аяк, шулай ук балалар киемнәре, куртка, пальто алып килде. Җыелган әйберләр мохтаҗларга Калинин урамы, 3 адресы буенча урнашкан «Яхшы куллар» склады аша тапшырыла. Ел саен 12 меңнән артык кеше биредә кием-салым, аяк киеме, көнкүреш техникасы, башка кирәкле әйберләр ала.
«Яхшы куллар» әйберләр кабул итүнең тагын бер даими пункты Восстание урамы, 59 адресы буенча эшли. Дүшәмбедән шимбәгә кадәр биредә теләсә нинди яхшы хәлдәге чиста әйберләрне кабул итәләр.