Шушы көннәрдә XIII Бөтенроссия яшь режиссура фестивале башланып китте. Быел фестивальнең географиясе, Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Санкт-Петербург һәм Казахстанның Акмолинск шәһәрен дә үз эченә ала.
6 көн дәвамында дистәдән артык коллектив заманча һәм үзенчәлекле спектакльләрен тәкъдим итә. Афишага 12 спектакль кертелгән. Алар Татарстанның биш театраль мәйданчыгында күрсәтелә. «Һөнәр» фестивале кысаларында остаханә рәвешендә белем бирү программасы да каралган. Катнашучылар өчен фестивальне үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданы. Тамашачылар игътибарына соңгы театраль сезонда сәхнәләштерелгән спектакль премьералары тәкъдим ителә. Фестиваль 5 декабрьдә тәмамлана.