Табиб җәяү йөрү гомерне берничә елга озайтуы хакында әйтте
Атнасына ике сәгать җәяү йөргән кеше аз хәрәкәтләнүче кешегә караганда алты-сигез елга озаграк яши.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бакулев исемендәге Йөрәк-кан тамырлары хирургиясе илкүләм медицина тикшеренү үзәге һәм «Милләт сәламәтлеге лигасы» гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Лео Бокериягә сылтама белән хәбәр итә.