«Я и есть Татарстан» шундый исем астында Бауман урамында үзмәшгульләр ярминкәсе ачылды.
Фәннәр академиясе каршындагы мәйданда республика осталарының товарлары тәкъдим ителә. Оештыручылар әйтүенчә, яңа ел бүләкләрен сайлау өчен бик уңай мәйданчык. Савытлар, бизәнү әйберләре, уенчыклар, агачтан һәм тиредән эшләнмәләр. Ярминкә 25нче декабрьгә кадәр эшли.